- ябык
- I. с. 1. Тире астында май катламы булмаган; көр түгел, арык; киресе: симез 2. Һава торышы начар булу сәбәпле, игеннәр уңмаган, азыкка мохтаҗлык зур булган (ел) заманалар авыр, еллар ябык. ЯБЫК ТУФРАК – Кирәкле тозларга, ашламага ярлы туфрак. II. ЯБЫК – с. 1. Ябылган, ачык булмаган. хәб. "Тәмам, бетте" мәгънәсендә мәҗлес ябык дип игълан итте 2. Түбәсе, өсте ябулы; капкачы булган яки өстән һәм ян яктан капланган, ябылган 3. Барлык кешеләр өчен булмаган, билгеле бер төркем кешеләр өчен генә булган ябык җыелыш 4. мед. Ачык беленеп тормый торган; эчке туберкулезның ябык формасы. ЯБЫК ИҖЕК – Тартык авазга тәмамланган иҗек. ЯБЫК УК ЙОРТЫ – Рөхсәтсез чыгып йөрү тыелган уку йорты. ЯБЫК ЯКА – Уемы муенга кадәр җиткерелеп, ияк астыннан яки арттан төймәләнә торган яка
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.